Логотип Журнал Сабантуй
ЗТК

Сигезенче тур җиңүчеләре

ЗТКның VIII турына нәтиҗә ясыйбыз.

Дуслар, ЗТКның VIII турына нәтиҗә ясыйбыз.

Дөрес җаваплар мондый:

1. 16 өчпочмак, 17 дүртпочмак

2. 16 килограмм

3. Зәңгәр күзле, сары чәчле малай

Сизеп торам, бу тур күпләр өчен бик авыр булган. Дөрес җаваплар аз. Кайберәүләр беренче биремдә турыпочмаклыкларны гына исәпләгән. Ә биремнең шарты буенча, дүртпочмак санарга кирәк иде.

Шулай итеп, җиңүчеләр күп түгел:

6 балл - Искәндәр Зиннуров (Мамадыш, Көек-Ерыкса),

5,5 балл – Нәфисә Имамиева (Саба, Югары Симет),

4 балл – Кукмара районы Березняк мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары.

Афәрин! Алга таба да шулай зирәк һәм тапкыр булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев