Сүз нәрсә турында?

Сәлам, дуслар! Минем кичәге бераз шаян соравыма дөрес җавап биргәнсез! Чыннан да, светофордагы яшел төстәге кеше сурәтен күз алдында тоткан идем. Аны күргәч, урам аша чыгарга мөмкин.
Бүгенге соравыма җавап бирә алырсызмы икән? Иң элек кояшны су алыштырган. Ә 600 елдан соң су урынына – ком, тагын 1100 елдан соң механизм куллана башлаганнар. Сүз нәрсә турында бара?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Тышлыкта – уен! "Сабантуй"да шәп яңалык: журналның март саны тышлыгында өстәл уены дөнья күрә!
-
Цитрус кабыгын ташламагыз! Цитрусларның С витаминына бай икәнен һәркем белә. Аларның кабыгын да ташларга ашыкмагыз әле.
-
Сөтле аш рецепты Сөтле аш җиңел ашлардан санала.