X тур җиңүчеләре

Сәлам, дуслар! Мәктәптә укулар инде күптән төгәлләнсә дә, ЗТК үз эшен дәвам итә. Минем биремнәрне түземсезлек белән көтеп алучы һәм үтәп баручы дусларыбызга зур рәхмәт! Бик тиздән, август аенда, без ел дәвамында иң автив булган, биремнәрне дөрес үтәгән укучыларны билгеләрбез. Әлбәттә, алар бүләксез дә калмас!
Әлегә X тур биремнәренең дөрес җавапларын һәм җиңүчеләрне игълан итәм.
1.Бер туңдырма 20 сум тора. Алсуның акчасы бөтенләй булмаган.
2.
3.Сәгатькә карап, минутларны әйткәндә без 2 санына карап 10 дибез.
Бу юлы дөрес җавап бирүчеләр өчәү: Саба районы Югары Симет урта мәктәбе укучысы Нәфисә Имамиева, Мамадыш районы Көек-Ерыкса урта мәктәбе укучысы Искәндәр Зиннуров, Башкортостанның Кушнаренко районы Калтай авылыннан Зифа Нуриева. Алар барысы да 6шар балл җыйган! Котлыйм! Сездән хатлар көтеп калам!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кышкы иртә Таһир Шәмсуаров шигыре
-
Фатих Әмирхан атналыгы Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.
-
«Тәлинкә җайдагы» 20 гыйнвар – Диджей көне