Яңа уку елы – яңа биремнәр

Сәлам, дуслар! Яңа уку елы белән сезне! Каникуллардан соң беренче уку көннәре ничек үтте? Мәктәпне, дусларыгызны, укытучыларны гына түгел, ЗТКны да сагынырга өлгердегезме? Журналның сентябрь санында сезне яңа биремнәр көтә. Аларны игътибар белән үтәп, миңа юллагыз. Гадәттәгечә, ел ахырында иң-иңнәрне шәп бүләк көтә!
Сайттагы биремнәрне даими үтәп баручыларга да күчтәнәчем бар. Шуңа күрә, җавап язып калдырганда исемегезне күрсәтергә онытмагыз!
Игътибар, бүгенге бирем! Балалар адымнар белән уен мәйданчыгының озынлыгын үлчәгән. Ильясның – 25, Әдиләнең – 27, Шамилнең 22 адым килеп чыккан. Кемнең адымы иң кечкенәсе?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр 1 июль – Халыкара шаярту көне
-
Мәктәпләрдә директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәрбия буенча директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк.
-
Социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары Социаль челтәрләрдән файдаланучылар көненә уртача өч сәгать вакытларын экран каршында үткәрә. Моның уңай һәм тискәре якларын бергәләп ачыклыйк.