ЗТКның I тур җиңүчеләре

ЗТКның беренче турына йомгак ясар вакыт җитте. Без җиңүчеләрне 23 сентябрьдә үк игълан итәргә тиеш идек. Ләкин журнал Россиянең башка төбәкләренә соң барып җиткәнлектән, нәтиҗә ясауны бераз кичектереп торырга булдык.
Иң элек дөрес җаваплар белән танышыгыз.
Беренче биремнең чишелеше болай:
Җ И М Т У З Ш Ә М
И П И У К А Ә Т И
М И Ч З А Л М И Ч
Нәфисә Имамиева аның тагын бер чишелешен тапкан. Нәфисәнең җавабын да дөрес дип исәпләдек.
Икенче биремгә дөрес җавап – фотода.
Өченче биремдә “Аюдан курыккан урманга бармас” дигән мәкаль килеп чыгарга тиеш иде.
Барлык биремнәрне дә дөрес үтәүчеләр шактый. Алар Мамадыш районы Яңа Комазан авылыннан Диләрә, Искәндәр, Әминә Зиннуровлар, Спас районы Көек авылыннан Рияз Садретдинов, Казан шәһәренең 35 лицее укучысы Рүзәл (фамилиясен язарга оныткан), Саба районы Югары Симет урта мәктәбе укучысы Нәфисә Имамиева, Башкортостаннын Кушнаренко районы Калтай авылыннан Зифа Нуриева, Кама Тамагыннан Фаяз Зыятдинов. Алар барысы да бу турда 6шар балл туплады. Кукмара районы Березняк мәктәбенең 3 нче сыйныф укучыларына 4 балл бирдек. Афәрин, дуслар, булдыргансыз!
Сезгә бер киңәш бар. Җавапларны язганда биремнең чишелешен дә күрсәтегез.
Файдалы белем туплауда уңышлар теләп калабыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Минтимер Шәймиев: "Созвездие-Йолдызлык" фестивален гамәлгә ашырырга һәм аңа ярдәм итәргә кирәк" Казанда КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында ТР эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара.
-
Яңа мәктәп төзелә Татарстанда уку елы алдыннан бер яңа мәктәп ачылачак.
-
Мәченең күзләре ник яна? Караңгыда песинең күзләре «янып», ялтырап торуына игътибар иткәнең бардыр. Нигә шулай икәнен беләсеңме?