Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Июнь, 2024

05 июня 2024 Июнь, 2024

«Сабантуй» журналының июнь санында сезне җылы, якты, җәйге сәхифәләр каршы ала. Тышлыкта:теннис яратучы Султана Левонская! «Тәмлетамак» сәхифәсендә яшел паста рецепты. Тәмле дә, файдалы да булыр. Уеннар, сканворд, сәхифәләрнең кызыклы геройлары белән очрашырсыз журнал битләрендә. Ә җәйге календарьда җәеңне файдалы һәм күпкә кызыклы үткәрер өчен киңәшләр күрерсең. «Күңел моңы»нда – курай. Үзебезнең милли уен коралы көйләре бер генә татар кешесен дә битараф калдырмый. «Сабантуй» белән бергәләп җәйлибез!