Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Комлы спорт

Сәламәтлекне ныгытучы спорт төре – пляж волейболы белән танышабызмы?

Беләсең килсә, волейболчы уен вакытында 85 тапкыр сикерергә, бер километр араны йөгереп үтәргә сәләтле!

Тарихы Пляж волейболының туган җире булып АКШның Калифорния штаты санала. Якынча 100 ел элек мондагы пляжларда тәүге тапкыр командалар тупланып, үзара уйный башлыйлар. Бу спорт төре буенча беренче рәсми турнир да 1947 елда нәкъ менә Калифорниядә үткәрелә. 1996 елда пляж волейболы Олимпия уеннары исемлегенә кертелә.

Ниләр кирәк? Волейбол ятьмәсе, туп, майка, шорты, кояштан саклану өчен баш киеме.

Файдасы Йөрәк-кан тамырлары системасын, тәннең барлык мускулларын ныгыта, сулыш юлларына уңай тәэсир итә. Саф һавада уйнауның файдасы бихисап: кояштан алган D витамины, комда яланаяк хәрәкәтләнү сәламәтлекне чыныктыра, кәефне күтәрә. 

Куркыныч яклары Волейболның бу төре кояш астында уйналганлыктан, эссе сугу, тән пешү ихтималы зур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев