Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

ФОТОБӘЙГЕ: Милли кием – милләтебез бизәге

«Сабантуй» журналы «Милли кием – милләтебез бизәге» фотобәйгесен игълан итә!

БӘЙГЕ ШАРТЛАРЫ:

1. Үзеңнең милли киемнән төшкән фоторәсемеңне, исем-фамилияңне һәм кайдан икәнеңне язып, sabantui@bk.ru адресына «Милли бизәк» дигән тамга белән 2026 елның 20 нче декабренә кадәр җибәр.

2. «Сабантуй» журналына 2027 елның беренче яртыеллыгына язылу квитанциясен дә беркетергә онытма.

3. 2027 елның 15 гыйнварында барлык катнашучылар арасыннан лототрон ярдәмендә бер җиңүчене сайлап алабыз. Җиңгән бала «Сабантуй» журналының апрель саны тышлыгын бизәп торачак.

СЕЗДӘН КИЛГӘН ИҢ МАТУР, ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ҺӘМ МИЛЛИ РУХЛЫ ФОТОЛАР «САБАНТУЙ» ЖУРНАЛЫ БИТЛӘРЕНДӘ ЕЛ ДӘВАМЫНДА ДӨНЬЯ КҮРӘЧӘК!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев