«ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕН» ҮЗЕБЕЗ ЯЗАБЫЗ!
Дуслар, ел дәвамында «Сабантуй» журналында тәкъдим ителгән «Әхлак дәресләре» сәхифәсенең чираттагы – 11 нче дәресен бу юлы үзегезгә язып карарга тәкъдим итәбез.
Иң кызыгы: ул бәйге форматында узачак.
Катнашу өчен сезгә:
1. Үзегезгә ошаган әдәплелек темасын сайлап, «Әхлак дәресләре»нең алдагы язмалары үрнәгендә мәкалә әзерләргә кирәк.
2. «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фикере урынына үзегез яшәгән төбәктәге хәзрәтнең яки әби-бабагызның, укытучыгызның төпле һәм файдалы киңәшләрен урнаштырыгыз.
3. Язмагызны татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре белән баетыгыз. Алар аны тагын да эчтәлекле итәр.
4. Иң мөһиме – яшьтәшләрегезгә файдалы булырдай киңәшләр бирергә онытмагыз.
Әзер иҗади эшегезне 20 декабрьгә кадәр sabantui@bk.ru электрон почтасына җибәрегез.
Иң мәгънәле, үтемле, файдалы язма авторлары өчен «Гаилә» мәчетендә махсус бүләкләү тантанасы оештырылачак!
Ә бәйгедә катнашкан барлык авторларга электрон дипломнар җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев