Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицей укучылары белән дуслаштык!
«Сабантуй» журналының укучылары тагын да артты!
Татарстаныбызның данлыклы Арча төбәгендә эшләп килүче Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейда узган очрашудан соң журналга язылучылар саны да ишәйде. 2027 елдан башлап, лицейга 20дән артык бала өчен ай саен «Сабантуй» журналы киләчәк!
«Лицей укучылары белән очраштык, аралаштык. Балалар катнашында бик күркәм чара оештырылган иде. Укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Бу белем йорты белән хезмәттәшлегебез әле беренче адымнарын гына ясый. Лицей үзе дә күптән түгел генә сафка баскан. Шуңа күрә укучылар белән элемтәбез тагын да ныгыячагына, укучыларыбызның артачагына шикләнмибез. Бу белем йортында укучы балаларны иҗатка җәлеп итеп, аларның иҗади эшләрен журнал битләрендә күрсәтеп, башка балаларны да кызыксындырасыбыз килә», – ди «Сабантуй» журналы баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова.
Биредә укучыларны иҗат дөньясына тартучы, туган телебез өчен җан атып эшләүче мөгаллимнәр хезмәт куя. Лицейның укыту эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Гыйләҗиева, татар теле укытучылары Миләүшә Сәфиуллина һәм Гөлназ Галимова укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә балалар басмаларының да әһәмиятле урын тотуын яхшы аңлый. Шуңа күрә балаларны матбугат белән кызыксындыру, журнал белән хезмәттәшлеккә тарту юнәлешендә төрле эшләр алып баралар. Редакция белән оештырылган очрашу да – моның ачык мисалы.
Укучылар журналны кулларына алу белән аның битләрен актарырга, сораулар бирергә кереште. Викторинада да бик теләп катнаштылар, дөрес җаваплары өчен истәлекле бүләкләр алдылар. Алга таба укучылар үзләренең иҗат җимешләрен дә журнал битләрендә күреп сөенерләр дип ышанабыз!
Казан артының төньяк өлешендә урнашкан Арча районы – республикабызның иң милли җанлы төбәкләренең берсе. «Сабантуй» журналына иң күп язылучылар да нәкъ менә Арча районында яши. Биредә балаларын милли мохиттә тәрбияләргә, аларның татар телендә аралашып, укып үсүен теләгән әти-әниләр күп. Әлбәттә, бу күрсәткечләрнең югары булуында укытучыларның һәм китапханәчеләрнең өлеше әйтеп бетергесез зур. Алар матбугат белән тыгыз элемтәдә тора, иҗат итүче балаларның эшләрен журналга юллый, яшь сәләтләрне яңа иҗади эзләнүләргә рухландыра.
Ә сәләтле балалар – Арчаның горурлыгы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев