Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Март 2024

05 марта 2024 Март 2024

«Сабантуй» журналының  март санында сезне язгы кәеф көтә. Тышлыкта: Сәфинә Мәдриева! Ул сәйләннәрдән искиткеч матур сумкалар үрә. «Әбүгалисина» комиксының да мавыктыргыч дәвамын укый аласыз. «Мәктәптә бер көн» – сәхифәсендә Казанның 14 нче гимназиясе укучылары. «Күңел моңы»нда балалайка белән Самат Сатдаров таныштыра. «Тәмлетамак»та – 8 нче март табынына профитрольләр! «Сабантуй» белән бергәләп язны каршылыйк!