Беләсем килә!
Акча монда бер букча
Акчалы урында – банкта эшләргә хыяллансаң...
Кирәкле сыйфатлар Игътибарлылык, җаваплылык, таләпчәнлек, гаделлек, анализлый белү, башкалар белән уртак тел табу, пөхтәлек, намуслылык.
Уңай яклары Банк белгечләре уңайлы шартларда эшли. Банктан отышлы тәкъдимнәр һәм акцияләрдә катнашып, түбән ставкалы кредитлар алу хокукына ия. Карьера ясау мөмкинлеге дә зур.
Тискәре яклары Бу – бик җаваплы эш, шуңа да эмоциональ яктан нык булу сорала. Моннан тыш, көне буе утырып эшләү сәламәтлек өчен зыянлы.
Нишләргә кирәк? Банк хезмәткәре булырга теләсәң, математика, җәмгыять белеме фәннәрен тырышып укы. Акчаны дөрес тотарга өйрән, юк-барга сарыф итмә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев