Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

«Сабантуй» журналының апрель саны

09 апреля 2025 «Сабантуй» журналының апрель саны

 

«Сабантуй» журналы бай эчтәлекле апрель санын тәкъдим итәргә әзер! Гадәттәгечә, укучыларыбызның теләк һәм кызыксынуларына таянып, журнал битләрендә үзенчәлекле язмаларны яктыртырга тырыштык.

Ямьле апрель тышлыгында – Казан шәһәре Мәскәү районының «Шарм» сәнгать үзәгендә шөгыльләнүче «Әллүки» вокаль ансамбле. Үзләре шук, үзләре тиктормас һәм шулкадәр матур җырлыйлар! Ансамбльнең кызлары һәм малайлары турында кызыклы фактларны фотокомикста җыйдык.

Милли бизәкле читекләр ничек ясала? Моны «Үзебезнеке» сәхифәсендә ачыкладык. Күн эшкәртү, бизәкле читекләр тегүнең никадәр кызыклы һәм шул ук вакытта авыр һөнәр булуын видеоформатта күрсәттек.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Ай саен журналда илебез тарихында тирән эз калдырган аяусыз сугыш турында сөйләп, герой-шәһәрләргә тукталабыз. Бу юлы тарихи сәхифәбез 872 көнгә сузылган Ленинград камалышы белән таныштырачак. Ленинград халкының сынмас рухы турында нәкъ менә әлеге битләрдә сөйләдек. Шулай ук биредә Ленинградны кимерүчеләрдән азат иткән каһарман песиләргә дә тукталдык. 

Ялганчылар тозагына ничек эләкмәскә? «Миңа ярдәм кирәк!» сәхифәсендә психолог Люция Ибәтуллина кырыкалдарлар куллана торган төп алымнар белән таныштырып, алардан ерак тору ысулларын санады.

Ничә яшь булуына карамастан, теш авырулары һәркемне борчуга салырга мөмкин. Шуңа күрә «Үземне өйрәнәм»дә тешләр сәламәтлегенә игътибар бирдек. Табиб тешләрне дөрес кайгыртырга кирәклек турында искәртеп узды.

Гадәттәгечә, балаларның шигырьләрен һәм хикәяләрен «Канатлы ат» һәм «Каләмдәш» сәхифәләре аша күзәтергә мөмкин. Ә бөек шәхесләр белән «Мәшһүр татарлар»да танышып була. Апрель аенда мәгърифәтче, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлегенә күз салдык. Моннан тыш, журнал битләрендә Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчесе Эльвина Миңнуллинаның кечкенә улы белән илһамланып чыгарган җыентыгыннан гыйбрәтле хикәя тәкъдим ителде.

Бөтен серләрне дә ачып бетермик әле. «Сабантуй»ның тылсымлы апрель саны битләрендә укучыларыбызны күңелләренә хуш килердәй тагын бик күп файдалы язмалар көтә!