Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Җәйне ничек сакларга?

Чыннан да, ничек?! Аны банкага салып тозлап та, туңдыргычка тыгып катырып та булмый бит! Ә җәйге матурлыкны, аллы-гөлле чәчәкләрне кышка да алып керәсе килә! Бик килә! Бу теләк синдә дә бар икән, гербарий ясарга өйрән! Ул – җәйне саклауның иң кулай ысулы.

Беренче эш – үсемлекләрне җыю

Гербарий өчен үсемлекләрне кояшлы көнне, юлдан ераграк җирдән, иң яхшысы – кырдан яки бакчадан җыярга кирәк. 

Кирәк була:

Үсемлекләрне казып алу өчен кечкенә көрәк, кайчы, коры салфетка.

  1. Гербарийда үсемлекнең барлык элементларын да күрсәтү өчен, кечкенә көрәк ярдәмендә, тамырларын сак кына казып ал. 

  2. Тамырны туфрактан арындыр. 

  3. Үсемлекне кәгазь салфетка арасына сал.

Киңәш: Үсемлекләрне сайлаганда чиста яфраклы, бөҗәкләр кимермәгәннәрен, тулы итеп чәчәк атканнарын сайла.

Икенче эш – киптерү

Үсемлекләрне калын китап эчендә киптерергә киңәш ителә.

Кирәк була:  калын китап, китап өстенә бастырып кую өчен авыр әйберләр.

  1. Үсемлекне, ике ягына да чиста кәгазь куеп, китап битләре арасына урнаштыр. Һәр үсемлек аерым биттә булсын!

  2. Китап өстенә авыр әйбер бастырып куй. Моның өчен башка калын китапларны да кулланырга була.

  3. Үсемлекләрне шул рәвешле 2-3 атна киптер.  

Киңәш: 

Китапны караңгырак урынга куй. Әгәр аңа кояш нурлары төшсә, үләннәр дөрес кипми, төсен үзгәртә, җыерыла. 

Өченче эш – гербарий ясау 

Хәзер кипкән үләннәрне бер альбомга җыясы гына калды. 

Кирәк була: альбом битләре, калька (махсус үтә күренмәле кәгазь), кайчы, җеп, җилем. 

  1. Кипкән үсемлекләрне альбом битенә урнаштыр.

  2. Аларны кәгазь белән җилем яки җеп ярдәмендә альбом битенә беркет. Үсемлекләрне пластырь, скотч белән ябыштырырга ярмый.

  3. Өстен калька белән капла. 

Киңәш:

Альбомдагы һәр үсемлекнең атамасын, җыю вакытын һәм урынын язарга онытма.

Менә шул! Син җәйне сакларга өйрәндең!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев