«Сабантуй» журналының март саны
Март саны тышлыгын мөлаем, сөйкемле һәм матур Зилә Әхмәтшина бизи. Ул Казанның 37 нче гимназиясендә укый, кул эшләре белән мавыга. Шуңа да «Сабантуй» журналында икенче ел рәттән «Остаханә» сәхифәсен алып бара.
Фотокмикс Зилә турында тагын да күбрәк сөйләр.
Бик тиздән туган якларга күчмә кошлар да әйләнеп кайтыр... Ә сез камырдан әзерләнгән тургайлар барлыгын беләсезме? Рус халкының милли ризыгы ул! Рус фольклоры үзәгендә эшләүче Анна Саламатова безгә бу сыйны ясарга өйрәтте. Видеороликны карасаң, тагын да тизрәк пешерергә өйрәнерсең.
Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән комиксларны дәвам итәбез. Бу санда сезне «Аю мәҗлесе» һәм «Куян илә Ташбака» дип аталган комикслар көтә.
«Күңелле тәнәфес»тә яз белән бәйле кызыклы биремнәр тупладык. Әйдә, тизрәк кереп чиш әле аларны!
«Әхлак дәресләре» сәхифәсендә бу юлы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әти-әни белән мөнәсәбәтләр турында сөйләр. Тулырак – 10-11 нче битләрдә!
8 нче мартка әниләрегезгә нәрсә бүләк итәсез? Оста куллы Зиләбез йөрәкле брелок ясарга өйрәтер.
«Каләмдәш» битләрендә, гадәттәгечә, укучыларыбызның иҗаты урын алды. Ә «Әдипләребез»дә март аенда Галимҗан абый Гыйльманов шигырьләрен укырсыз!
Шулай ук яңа санда үзбәяне арттырырга өйрәнербез. Психолог Люция апа Ибәтуллина сезгә кызыклы тест һәм күнегүләр әзерләде.
«Сабантуй» редакциясе ел саен Татарстан Көрәш федерациясе белән берлектә батыр егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге уздыра. Быел турнир 41 нче тапкыр үткәрелде. Чарадан фоторепортаж сезне 28-29 нчы битләрдә көтә.
«Мәшһүр ватандашлар»да рус язучысы Максим Горький турында кызыклы мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Шулай ук аның турында видеоролик та бар, карарга ашыгыгыз!
Язга «Сабантуй» белән бергә атлыйк!