«Әниемнән өйрәнәм!» бәйгесе
Әниләр көне уңаеннан, кадерле дуслар, сезне «Әниемнән өйрәнәм!» дип исемләнгән иҗади бәйгедә катнашырга чакырабыз!
Әниең белән бергә вакыт үткәрүдән дә рәхәтрәк нәрсә бармы икән?! Ә син әниеңнән нәрсәләргә өйрәнәсең? Әйдә, бергәләп күрсәтик!
Бәйгедә катнашу шартлары:
1. Безнең MAX каналына https://max.ru/join/AEczmf6TEelJmQNsNt3nXzFKJkitPtSqV1Plxg4tJIk язылган булу.
2. Әниең белән бергә яратып башкара торган шөгылеңне сайла (бергәләп тәмле ризыклар пешерү; китап уку; гөлләр үстерү; дәрес әзерләү; бәйләү, чигү; кул эшләре ясау; кибеткә йөрү яки сезнең башка яраткан уртак шөгылегез)
Шул шөгыль белән бергәләп башкарган мизгелләрегезне кыска видеога төшер.Видео 3 минуттан да артмаска тиеш.
3. Әзер видеоны безнең sabantui@bk.ru адресына юлла.
Бәйге өч этапта узачак:
I этап – 1–8 ноябрь.
Катнашучылардан видеолар кабул итү.
II этап – 9–11 ноябрь.
Видеоларны MAX каналыбызга урнаштыру.
III этап – 11–24 ноябрь.
Каналга урнаштырылган видеолар өчен тавыш бирү. Иң күп лайк җыйган видео авторы җиңүче булачак!
Тавыш бирү 24 ноябрь көнне сәгать 12:00 дә төгәлләнә.
Әниең белән бергәләп матур мизгелләр тудыр, аларны видеога төшер һәм безнең белән уртаклаш!
Әниеңнән өйрәнгәннәреңне башкаларга да күрсәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев