Баклажан ашасаң...

Кайчандыр безнең якларда сирәк үстерелә торган баклажан, бүгенге көндә күпләрнең яраткан ризыгына әверелде. Баклажанны кыздырып ашарга да, кышка салат ясап саклап та була.
Үзенең формасы һәм төсе белән үзенчәлекле баклажанның ватаны булып Һиндстан санала. Борынгы чорда ул кыргый рәвештә үскән. Аның сәламәтлек өчен булган файдалы үзлекләрен элек-электән белгәннәр. Шуңа да аны дару буларак кулланганнар. Майда пешкән баклажан теш сызлавыннан арындыра, ә җиләк-җимеш согы белән кушсаң, башка төр авырулардан дәваланып була, дип санаганнар.
Баклажанның берничә исеме бар. Аны “синенький”, “демьянка”, “бәдриҗан” дип тә йөртәләр. Баклажанның составында углеводлар, аксым, май, клечатка бар. Ул түбән колорияле булса да, В витаминнары төркеменә, С, РР һәм коротинга бай. Шулай ук аның составында кеше организмына кирәк булган калий, кальций, тимер, магний, натрий һәм фосфор кебек кирәкле минераль матдәләр дә күп. Баклажан өлкән яшьтәге кешеләргә бик файдалы, атеросклероз, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклану өчен яхшы. С витамины исә, организмны инфекцияләрдән һәм салкын тиюдән саклый. В витамины төркеме нерв системасын бик яхшы ныгыта, йокысызлыктан һәм депрессиядән арынырга ярдәм итә. Баклажан тән тиресе өчен дә файдалы: җыерчыклардан арынырга булыша. Халык медицинасында исә аны җәрәхәтләрне дәвалау өчен дә кулланалар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.