Елак ерткыч

Ул гомере буе үсә һәм елдан артык ашамыйча да тора ала! Сүз – дөньядагы иң куркыныч, ләкин иң кызыклы җан ияләренең берсе – крокодил турында.
Буе – 5-6 метр
Авырлыгы – 1 тонна
Тешләр саны – крокодилның төренә карап, 60 тан 80 гә кадәр
Гомер озынлыгы – 100 ел
Тарих Крокодиллар моннан якынча 83 миллион ел элек барлыкка килгән. Алар – динозаврларның туганы.
Сан Хәзерге вакытта дөньяда крокодилларның 23 төре бар.
Сәләт Алар бер сәгатьтә 35 километр араны йөзеп үтә ала.
Гадәт Крокодиллар суыныр өчен авызларын ача. Бу җан ияләре тирләми. Шуңа да эсседә авызларын ачып хәл алалар.
Факт Бу җанварлар йомыркадан барлыкка килә. Йомырканың температурасы 30 градус булса, аннан малай туа. Ә җылырак йомыркалардан кыз крокодиллар чыга.
Гыйбарә «Крокодил яшьләре» дигәнне ишеткәнең бардыр. Гадәттә, аны кыланып елаган кешегә карата әйтәләр. Бактың исә, крокодил ашаганда «яшь түгә» икән. Ерткыч табышын кызганып елый диярсең! Чынлыкта, бу җан иясенең ашаган вакытта елавы тән төзелешенә һәм ризыкны чәйнәмичә йотуына бәйле.
Белеп тор! Крокодил белән аллигатор бер түгел! Крокодил аллигатордан зуррак һәм аның борыны очлырак. Моннан тыш, крокодилның казык тешләре авызын япкач та күренеп тора, ә аллигаторныкы күренми.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!