Әниләрне сөендерү ысуллары

Тиздән Әниләр көне. Бүләк турында уйларга вакыт.
Үз кулың белән күңел җылысын биреп ясаган бүләк әниеңне күбрәк шатландырычак. Үз осталыгыңны сынап карауның бер ысулы да бит бу. Эшне нидән башларгамы? Үзең теләгәннән. Барысы да синең фантазияңнән тора. Мәсәлән, гади кулъяулыкны чигү белән бизәсәң, ул әниеңнең иң яратканына әверелер. Картон битенә төсле кәгазьдән яки тукымадан рәсемнәр ябыштыру да бик матур чыга. Бәйләргә яратасыңмы? Әниеңә кыш көне бәйләп йөрергә шарф бәйли аласың.
Ул аны кулына алган саен, елмаеп, нинди уңган булуыңа сөенеп куяр. Берәр көтелмәгән ризык пешереп тә әниләрнең күңелен күтәрергә мөмкин. Тукымадан энә куйгыч, кайнар әйбер тоткыч тегеп куйсаң да күңелле булачак.

Эшең синнән шактый тырышлык, түземлелек сорар. Әмма нәтиҗәсе дә куандырырлык. Тыйнак кына чәчәк бәйләме, нәни генә открытка һәм көндәлегеңдәге бишлеләр бәйрәмгә тагын да ямь өстәр. Уңышлар сиңа!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    240
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    401
    0
    3