Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Россия - безнең Ватаныбыз

Россия Федерациясенең мәйданы Мәйданы 17125,2 мең кв.км. Башкаласы – Мәскәү. Зур шәһәрләре: Санкт-Петербург, Новосибирск, Түбән Новгород, Екатеринбург, Самара, Омск, Казан, Уфа, Чиләбе, Ростов-Дон, Пермь, Волгоград.

Россия картасында иң зур шәһәрләр, елга-күлләр сурәтләнгән.

Дәүләт гербы – канатлары киерелеп ачылган ике башлы алтын бөркет сурәте төшерелгән, түбәнге өлешендә почмаклары түгәрәкләнгән, уртасы очлаеп тәмамланган кызыл төстәге дүртпочмаклы геральдик калкан; бөркеткә кечерәк ике таҗ кидерелгән, аларны өченче – югарыдагы зур таҗ белән уртак тасма тоташтыра; бөркетнең күкрәгендәге кызыл калканда – ат тоягы астында калган аҗдаһага көмеш сөңге кадап торган, көмеш атка атланган, зәңгәр япмалы көмеш җайдак сурәте.

Дәүләт флагы – ак, зәңгәр һәм кызыл төстәге горизонталь буйлар төшерелгән полотно; гимн «Россия – священная наша держава» сүзләре белән башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев