Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Сәламәт булу җиңел!

«Россия бөркетләре» сәламәт яшәү рәвешенең нәрсә икәнен яхшы белә. Чөнки алар кече яшьтән рух һәм тән сәламәтлеге сагында тора. Сәламәт булу бик җиңел! Моның өчен көн саен берничә гап-гади кагыйдәне генә үтәргә кирәк. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту синең төп максатың булсын!

 

7 гади гадәт

1. Иртән торуга, бер стакан су эчеп куй. Бүлмә температурасындагы су организмыңны чистартыр һәм уятыр.

2. Туйганчы йокла. «Төшкә кадәр йокла», – димәдек! Вакытында ятып, вакытында торырга өйрән. 7–14 яшьлек балаларга көненә 9–11 сәгать йокы кирәк.

3. Иртән зарядка ясарга онытма. Физик күнегүләр мускулларны кислород белән баета.

4. Чипсы, кириешки, печенье урынына чикләвек һәм җиләк-җимеш аша.

5. Иртәнге ашны калдырма! Ул төшке һәм кичке ашлардан да мөһимрәк.

6. Көн саен саф һавада йөр. Йөрәк сәламәт булсын өчен, атнага 15–18 километр җәяү йөрергә кирәк.

7. Дусларың белән аралаш. Галимнәр фикеренчә, ялгыз кешеләр күбрәк авырый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев