Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Севастополь

Герой-шәһәр исеме 1965 нче елның 8 нче маенда бирелә.

Севастополь шәһәре Кырым ярымутравының Кара диңгез яр буенда урнашкан. Сугыш башланганда ул илнең төп хәрби-диңгез базасы була.

Тарих  

Немец армиясе Севастопольне кулга төшерә алмый озак азаплана. Беренче тапкыр фашистлар шәһәргә 1941 нче елның 11 нче ноябрендә һөҗүм итеп карый. 10 көн буе сугышып, яу кырында 150 танк, 131 очкыч һәм 15 меңнән артык солдатларын калдырып, кире чигенергә мәҗбүр булалар. Ләкин декабрьдә Севастопольгә яңа һөҗүм башлана. Бу юлы да фашистлар 150 дән артык танк, 300 дән артык очкычларын югалта. Севастопольне саклаучылар 40 меңгә якын фашистны юк итә. Шулай да, илбасарлар 1942 нче елның язында шәһәрне кулга төшерүгә ирешәләр.

Ә инде 1944 нче елның 15 нче апрелендә Севастопольне азат итү башлана. Сугыш бетәргә нәкъ бер ел кала шәһәр фашистлардан тулысынча азат ителә. Бу вакытта Севастопольдә нибары 10 меңгә якын кеше калган була. Фашистлар 27 мең шәһәр халкын юк итә, 42 мең кешене Германиягә мәҗбүри хезмәткә алып китәләр.

Факт

1941 нче елның декабрендә Севастополь мәктәпләрен җир астына күчерә башлыйлар. Керосин лампасы яктысында балалар укырга-язарга өйрәнә, ә бу вакытта җир өстендә бомба тавышлары ишетелә. Мондый мәктәпләр 1942 нче елның язына кадәр эшли. 

Һәйкәл

80 ел узса да, Севастопольдә Бөек Ватан сугышы эзе калган урыннарны санап бетерерлек түгел. «Железняков» бронепоездын гына алыйк. Севастополь оборонасы вакытында бу поезд чын легендага әверелә – фашистларга бик күп зыян сала. Куркыныч һәм тотылмас булганга күрә, дошман аны хәтта «яшел өрәк» дип атый. Хәзерге вакытта поезд Севастополь вокзалыннан ерак түгел Ревякин мәйданында урнашкан. Сүз уңаеннан, Ревякин фамилиясе шәһәр халкына яхшы таныш. Фашистлар оккупациясе чорында Севастопольдә дошманга каршы яшерен оешма булдырган кеше ул. Ревякин яшәгән йортта хәзер музей урнашкан. Анда яшерен оешма эшчәнлеге, сугыш чоры тормышы турында күп мәгълүмат тупланган.

«Сапун-тау» мемориаль комплексындагы диорама безне гүя 1944 нче елның 7 нче маена, 17 сәгать 30 минутка алып китә. Рәссамнар Севастопольне азат итүдәге иң мөһим бәрелешне сурәтләгән. 25,5 метр озынлыкта һәм 5,5 метр киңлектәге рәсем искиткеч чын итеп ясалган. Ә Сапун-тау итәгендә сугыш елларыннан калган блиндаж, дзот һәм хәрби техниканы күрергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев