Йөгергәндә нигә “кату керә”?

Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Уң як кадаса – бавыр, сул як кадаса, талак авырта дигән сүз. “Кату керү” нилектән була соң?
Без тыныч вакытта канның күпмедер өлеше “запаста” тора, тамырлар буйлап хәрәкәт итми. Канның күп өлеше күкрәк читлегендә һәм карын куышлыгында туплана. Кеше тиз хәрәкәт итә башлагач, кан да тизрәк йөрергә тотына. Ләкин кайвакыт карын куышлыгыннан тиз генә китәргә өлгерми. Бавыр һәм талак кан белән тула, әлеге органнар зурая һәм үзләренең капсулаларын кыса башлый. Шул рәвешле авырту барлыкка килә.
“Кату керү”не киметү өчен, беренчедән, әзерлексез йөгерә башламаска кирәк. Авырту тойган очракта, әкренәергә һәм берничә тапкыр тирән сулыш алырга киңәш ителә. Корсакны эчкә җыю да файдалы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.