Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Атлас Гафиятов

Атлас ГАФИЯТОВ «Яшь ленинчы»да 1981-94 нче елларда корреспондент, бүлек мөдире булып эшли.

Балачак музее оештырсалар...

«Яшь ленинчы» искиткеч зур тарихы, матур традицияләре булган саллы басма. Анда хезмәт куйган атаклы шәхесләрне генә искә алсак та республикабыз, әдәбиятыбыз, сәнгатебез, спорт тарихына кереп чумарбыз. Шушы басмада 13 елдан артык балаларны илебезнең һәм республикабызның спорт йолдызлары, милли бәйрәмебез – Сабан туе батырлары белән таныштырып баруыма бәхетлемен. 1986 елдан башлап, газета призына 13-15 яшьлек малайлар арасында милли көрәш ярышлары үткәрә башладык. Хәзер әйтүе генә ансат, ә ул чакта республиканың спорт җитәкчеләре, галимнәр, тренерлар белән киңәшеп башта шул яшьтәге малайлар өчен авырлык үлчәмнәре билгеләргә, җиңүчеләргә зур-зур, дефицит саналган транзистор, фотоаппарат, бинокль, магнитофон кебек бүләкләр бирергә тырыштык. «Яшь ленинчы» батыры дип язылган медаль эшләтү тарихы – үзе бер кыйсса. Хәзер генә ул акчаң булса, теләсә кайсы металлдан, теләсә нинди сурәт төшерелгән, теләсә нәрсә язылган медальләрне көне-сәгате белән эшләп бирәләр. Ә ул чорда моның өчен башта мәгълүм оешмалардан рәсми рөхсәт алырга кирәк иде. Шундый медальләрнең йөз данәдән торган беренче партиясен «КамАЗ» заводларының берсендә коеп бирделәр. Ул беренче батырларның күбесендә иң кадерле истәлек булып саклана.

Әгәр дә кайчан да булса республикабызда Балачак музее оештырсалар, аның түрендә «Яшь ленинчы» (бүгенге «Сабантуй») газетасы һәм татарча язылган беренче медаль торырга тиештер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев