Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

«Сабантуй» журналы әдәби мөхәррире Рамилә Уваева: » Олы абый гомер буе кешелекле, сабыр, гадел булды. Чын Укытучы иде.»

Әбиемнең бертуган абыйсы Хикмәтуллин Хаҗи Хикмәтулла улы 1920 нче елның 18 нче августында хәзерге Әгерҗе районы Девятерня авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1936 нчы елда Минзәлә педучилищесына укырга керә. Өч елдан соң, диплом алып, туган авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы булып кайта. 1940 нчы елда Кызыл Армия сафларына алына. Офицерлар курсын тәмамлаганнан соң, разведвзвод бүлеге командиры була. Олы абыем (без аны яратып шулай дип йөртә идек) сугышның беренче минутларыннан ук фашистларга каршы көрәшә. Аларның полкы илнең чигендә була.

1941 нче елның 8 нче июлендә Иске Константинов шәһәре янында башы яраланып әсирлеккә эләгә. Фашист концлагерьларының бөтен ачысын татырга туры килә аңа. Әсирләрне көнгә бер генә ашаталар. Анысы да 2-3 борчак, әз генә шалкан һәм чөгендер яфрагы салынган су була. Лагерь территориясендә ашарга яраклы бер генә әйбер дә калмый, әсирләр барысын да ашап бетерә. Хәтта солдат каешларын да кимерәләр. Соңыннан чират ак балчыкка да җитә...
1945 нче елның апрелендә Олы абый немец конвоеннан кача һәм Совет Армиясенә кушыла. Туган авылына 1945 нче елның ахырында гына кайтып җитә. 1946 нчы ел башыннан исә мәктәптә яраткан хезмәтен дәвам итә.
Хикмәтуллин Хаҗи Хикмәтулла улы – РСФСРның мәгариф отличнигы. Аның инде үзләре дә картаеп баручы укучылары әле дә абыемны зур хөрмәт белән искә алалар. Сугышның бөтен ачысын татыса да, Олы абый гомер буе үтә дә кешелекле, сабыр, гадел булды. Чын Укытучы иде ул! Урының җәннәттә булсын, Олы абыем! Сине искә алуыбыз рухыңа дога булып ирешсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев