Яңа ел алдыннан «Яраткан китапханәчем» бәйгесе җиңүчеләрен менә шулай матур итеп котладык. Рәхмәт сезгә, кадерле дуслар! Рәхмәт сезгә, китапханәчеләр!
Дустым, үскәч кем булачагыңны беләсеңме әле? Максатыңа ирешү өчен син бүген ниләр эшлисең? Уңышка илтүче юлда иң беренче адым – максатчанлык!
Быел бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел. Бу уңайдан, Арча районы Кырлай авылындагы Г.Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы белән берлектә, «Тукайга ияреп» дип аталган бәйге игълан итәбез. Ул яшь юмор һәм сатира осталарын ачыклау, Г.Тукайны сатира остасы буларак ачу максатыннан, 8 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге балалар арасында уздырыла.