Мамадыш районы Түбән Ошма авылы февральнең соңгы көннәрендә гөр килеп торды. Мәктәп, аның каршындагы спорт комплексның моңарчы бу кадәр балаларны кабул иткән булдымы икән? 590 катнашучы, 44 команда, әле тренерларны да санасаң – үсмерләр арасында көрәш беренчелегенә бөтен Татарстан җыелган иде.