4 февраль 2025 яңалыклары
-
Үзебезнең көрәш!
2025 елның 1-2 нче февраль көннәрендә Казандагы «Тулпар» спорт сараенда 2011-2012 елларда туган яшүсмерләр арасында «Сабантуй» журналы призларына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Көрәштә 400 гә якын егет бил алышты. Көрәшнең иң матур мизгелләре безнең фотоларда! -
Авылыбыз чишмәләре
1. Син яшәгән төбәктә нинди чишмәләр бар? Аларның тарихын беләсеңме? Әйдә, чишмәләрне барлыйк. Үзеңә якын чишмә турында инша язып фото һәм видео төшер.