Александр Бутлеров
Мәшһүр ватандашыбыз – Александр Бутлеров турында.
Күренекле галим, органик матдәләрнең химик төзелеше теориясенә нигез салучы Александр Михайлович Бутлеров 1828 елның 3 сентябрендә Казан губернасында туа. Әнисе үлгәч, балачагын әби-бабасы һәм әтисе белән үткәрә. Кечкенәдән хезмәткә күнегеп үсә, табигатьне ярата, тәҗрибәләр белән мавыга – хәтта пансионда үзенең кечкенә генә «лаборатория»сен оештыра. Бер тәҗрибә шартлау белән тәмамлангач, җәза итеп аның күкрәгенә «бөек химик» дип язылган такта да элеп куялар – бу вакытта беркем дә кызыксынучан малайның күренекле галим буласын белми әле.
1844 елда Бутлеров Казан университетына укырга керә. Башта ботаника һәм зоология белән кызыксына, ләкин аннары аны химия ныграк җәлеп итә башлый, Карл Клаус һәм Николай Зининда укый. Бутлеров үз заманы өчен революцион булган идеяне үстерә: матдәләрнең сыйфатлары аларның составына гына түгел, ә молекуладагы атомнарның үзара ничек бәйләнгән булуына да бәйле икән. Химик төзелеш теориясе шулай туа.
Бутлеров Казан университетында укытуга һәм фәнне үстерүгә күп көч куя, ике тапкыр аның ректоры була. Ул укучылар тәрбияли, лабораторияне үзгәртеп кора, фәнне популярлаштыра: аның лекцияләре тулы заллар җыя. Соңрак Петербург университетында эшли һәм академик була.
Химиядән тыш, Бутлеров умартачылык белән кызыксына, хатын-кыз галимәләр санын үстерүне хуплап чыгыш ясый һәм иҗтимагый эштә катнаша. 1886 елның 5 августында үз имениесендә вафат була.
Александр Бутлеровка Казанның Ленин бакчасында һәм Мәскәү дәүләт университеты янына һәйкәлләр куелган. Казан үзәгендәге урам һәм Казан федераль университеты составындагы Химия институты да Бутлеров исемен йөртә. Ел саен Казанда Бутлеров укулары уздырыла. Химия өлкәсендәге ачышлар өчен галимнәргә Россия Фәннәр академиясе тарафыннан Бутлеров исемендәге медаль бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев