Прякинить
Шумбрачи, дуслар! Бу – мордва телендә сәламләү сүзе. Димәк, әлеге санда без мордва халкының милли ризыкларының берсе – прякинить пешерергә өйрәнербез. Безгә Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясе рәис урынбасары, Татарстан Республикасы Мордва милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Наталья Сабитова ярдәм итәр.
Тарихы
Прякинить – камырдан әзерләнә торган традицион ризык. Мордваларның милли аш-суында камыр ризыклары аерым урын алып торган. Ә бәрәңге мордва халкының көндәлек ризыгында аеруча XIX гасырның икенче яртысыннан киң тарала башлаган. Аны хәтта «җир алмасы» – модамарь дип атаганнар.
Белеп тор!
Прякинитьнең эчлеген төрлечә ясарга мөмкин. Мәсәлән, кәбестә белән, гөмбә белән, эремчек белән, бәрәңге һәм суган белән әзерләргә була. Төрле җиләк-җимеш яки башка эчлекләр белән ясалган камыр ризыклары да мордва аш-суында киң таралган.
Бу – кызык!
Элек прякинитьне зур бәйрәмнәрдә һәм кунаклар килгәндә генә табынга куйганнар. Аны әзерләү ысулы һәм рецепты гаиләдән-гаиләгә күчеп килгән.
Кирәк була:
Камыр өчен: он, су, тоз. Эчлек өчен: изгән бәрәңге.
1 Шушы продуктлардан йомшак камыр басабыз. Камыр әзер булгач, аны бераз ял иттереп торабыз.
2 Бу юлы без прякинитьны бәрәңге белән әзерлибез. Моның өчен бәрәңгене чистартып пешерәбез. Аннары аны яхшылап изәбез. Тәменчә тоз, май кушабыз. Теләсәгез, бәрәңге эченә кыздырылган суган да өстәргә була. Ул ризыкка тагын да тәм һәм хуш ис бирә.
3 Камырны кечкенә өлешләргә бүләбез һәм җәябез.
4 Җәелгән камырның уртасына бәрәңге эчлеген салабыз.
5 Аннары камырның читләрен күтәреп, эчлекне эчендә калдырабыз. Кырыйларын яхшылап ябыштырабыз һәм матур форма бирәбез.
6 Тоз салынган суда пешереп алабыз.
Бәрәңге белән әзерләнгән прякинитька каймак бик яхшы туры килә. Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев