ИҖАТ
Алтын бөртекләр
(Татар халык әкиятеннән)
Борын-борын заманда бер ананың биш улы булган. Бервакыт ул аларны үз янына чакырып алган.
- Мин сезне үстердем, хәзер үз көнегезне үзегез күрегез, дигән.
- Күрер идек тә, акчабыз юк бит. Син безгәберәр генә бөртек булса да алтын бир, дигән тегеләр.
- Бер бөртек түгел, мең бөртек бирәм, дигән ана. – Тик ул алтыннарны яуга китәр алдыннан әтиегез җыеп куйды. Әнә, ике тау арасындагы киң басуны күрәсезме? Ул аларны шунда күмгән иде. Үзегезэзләп табыгыз! Басуның җирен казыгыз.
Биш егет биш сабан белән күз күреме кадәр җирне сөреп чыккан. Аннары кәсләрне ваклап, тырма белән тырмалаганнар. Ә алтын бөртекләрен тапмаганнар.
- Борчылмагыз, улларым, табарсыз! – дигән ана. – Әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шул җиргә, көз көне бодайны ургач, камылын йолкырсыз, бодай тамырына алтын бөртекләре эләгеп чыгар.
Егетләр әниләре әйткәнчә эшләгән. Бодай мул уңган, аны урганнар, сукканнар. Әниләре алдына капчык-капчык игенне китереп өйгәннәр. Ана кызгылт-сары бөртекләрне учына алып караган да әйткән:
- Әтиегезнең җиргә күмгән алтын бөртекләре менә шулар инде, улларым! Инде хәзер үзегез көн итә алырсыз! – дигән
Егетләр бер-берсенә караганнар да бәхетле елмайганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев