Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Кыргый ат

Алар – ишәк һәм ат белән якын туганнар. Шуңа күрә зебраны еш кына «буй-буй ат» дип тә йөртәләр. Тик бу атка атланып чабам димә! Зебра бик кыргый, аны кешеләр мең еллар буе кулга ияләштерә алмаган. Әлеге куркак, ләкин шул ук вакытта усал җан ияләре турында хәбәрчебез тагын ниләр белә икән?

Гәүдәсенең озынлыгы – 2 метр

Биеклеге – 1,5 метр

Авырлыгы – 350 килограмм

Гомер озынлыгы – 30 ел

Тарих Зебраларның ерак бабалары 2,5 миллион ел элек үк барлыкка килгән. Ни өчен кеше аларны кулга ияләштерә алмаган соң? Галимнәр фикеренчә, Африкада ерткычлар белән яшәп, үзләрен якларга һәм сакларга өйрәнгән зебралар кешене якын китермәгән. Хәер, «буй-буй атны» кулга ияләштерергә омтылучылар да күп булмагандыр. Зебраны ияләштердеңме, арыслан, каплан ише ерткыч җанварларның да игътибарын җәлеп итәсең дигән сүз бит! 

Гадәт Нәни зебра тугач та, әнисе, сабыен ияртеп, өч көнгә көтүдән китеп тора. Бу вакыт кечкенә зебрага әнисенең исен, тавышын, буй-буй сырларын истә калдыру өчен кирәк. 

Факт Бу хайваннарның сырлары кабатланмый. Дөньяда бер-берсенә тулысынча охшаган зебралар юк. 

Сан Зебралар бер сәгатьтә 70 километр араны чабып үтә ала.

Сәләт Бу җан ияләре басып йоклый. 

Туклану Зебралар чирәм, агач кайрылары, хәтта кайбер үсемлек тамырлары белән дә туклана. Алар көне буе ашап торырга мөмкин. Суны да бик яраталар, ансыз яши алмыйлар.

Сер Зебрага буй-буй сызыклар ни өчен кирәк дип уйлыйсың? Моның үз сере бар икән. Җанварлар бер урынга җыелгач, дошманнарының күзләре камаша һәм алар зебраларны аермый башлый, ди!

Бу – кызык! Зебраның колагына карап, аның кәефен белергә мөмкин. Колаклар туры басып торса, зебра тыныч дигән сүз. Курыкканда алар алга таба юнәлә. Зебра ачулы икән, колакларын артка җибәрә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев