"Ана" дигән бөек сүз бар...

Җир йөзендә иң матур сүз - әни. Ул - һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әниләргә карата без күбрәк ихтирамлы, ягымлы булырга тиеш. Моны татар халык мәкальләре дә дәлилли.
*Анаңдай ана булмас.
*Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.
*Анаң хәерче булса да аңардан китмә.
*Ана — шәфкать диңгезе.
*Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.
*Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.
*Анасыз корт ил булмас.
*Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.
*Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.
*Әни суккан авыртмый.
*Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.
*Өйнең яме ана белән.
*Үз анаңны яратсаң, минекен мыскыл итмә.
*Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.