Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Арборда – бәйрәм! Афәрин, Зөлфия ханым! /фоторепортаж/

Сабантуй, төрле фестиваль-җыеннар, истәлекле көннәр – Татарстанда нинди генә бәйрәмнәр уздырылмый! Үзенә күрә уникаль бәйрәмнәр дә бар. Балтач районының Арбор авылындагы Тукай урамы бәйрәме шундыйлард...

Сабантуй, төрле фестиваль-җыеннар, истәлекле көннәр – Татарстанда нинди генә бәйрәмнәр уздырылмый! Үзенә күрә уникаль бәйрәмнәр дә бар. Балтач районының Арбор авылындагы Тукай урамы бәйрәме шундыйлардан.

Урам бәйрәмнәре Республикада күпләп уздырыла. Бәйрәмнең оештыручысы, идеясе авторы Зөлфия ханым Хәлиуллина да беренче фестиваль уздыру уе башкаларга карап туганын яшерми. Алай булгач, нәрсәдә соң уникальлеге дисеңме, дустым?
Арбордагы бәйрәмне китап, уку, белем фестивале дип атарга була. Гадәттә бәйрәмдә авыл балалары, килгән кунаклар, укытучылар, китапханәчеләр шигырь укый, китап укырга өнди, мастер-классларда яңа белемнәр эсти.
Менә быелгысында да (ә бәйрәмнең быел үзенә күрә нәни юбилее – 5 ел) арборлыларны шагыйрь, тәрҗемәче Гарифҗан ага Мөхәммәтшин, актриса, шагыйрә Резидә Зәйниева, укытучылар, китапханәчеләр, балалар шигырь укып, танылган рәссам Рөстәм Хуҗин ачык һавада картина иҗат итеп, “Ядкәр” ансамбле җырлап шатландырды. Монда тагын милли болын уеннарын, эбру сәнгате буенча мастер-класс һ.б.ларны да санасаң, Тукай урамы бәйрәмен чыннан да бик уңышлы узды дип әйтергә була. Афәрин, Зөлфия ханым!
Искәндәр Хәбибуллин язмасы һәм фотолары






























Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев