Җәүдәт Фәйзи
(1910-1973)
Күренекле татар композиторы, халык авыз иҗатын туплаучы, РСФСРның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Җәүдәт Фәйзи 1910 нчы елның 4 нче гыйнварында Оренбург шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч музыкаль белемне шул ук шәһәрдә музыка мәктәбендә ала, кечкенә чакта олыларның халык җырларын җырлавын тыңларга ярата. 15 яшендә үзе дә «Яшьләр» дигән драма яза.
1925 нче елда Фәйзиләр гаиләсе Казанга күчеп килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Җәүдәт Фәйзи Түбән Новгород якларындагы Ишә авылында укытучы булып эшли. 1929–1933 нче елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый. 1934 нче елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, студиянең уку бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ эшләр белән бергә, ул биредә Борис Шехтердан композиция классында дәресләр ала. 1938 нче елда Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, Татар дәүләт академия театрында музыка бүлеге мөдире, Татарстан филармониясенең директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли.
Җәүдәт Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын.
Җәүдәт Фәйзи 1973 нче елның 2 нче маенда вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев