Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Бала һәм ата-ана... Моң тулы шигырь юллары

Ата-ананың баласына булган мәхәббәте әйтеп-аңлатып бетергесез. Күпме шагыйрьләр әлеге бөек хисне шигырь юлларына салган! Сез дә укып карагыз. Әти яки әни түгелме?Апа! Әнә, тәрәзәгә кара,Берәү уза, әни...

Ата-ананың баласына булган мәхәббәте әйтеп-аңлатып бетергесез. Күпме шагыйрьләр әлеге бөек хисне шигырь юлларына салган! Сез дә укып карагыз. 

Әти яки әни түгелме?

Апа! Әнә, тәрәзәгә кара,
Берәү уза, әни түгелме?
Күрегезче! Ашыгып монда керә,
Мине алырга ул килдеме?
Ул керде дә бөтен бала-чага
Аның каршысына йөгерде.
Тәмле иде, тел очында тора
Кәнфитенең әле дә тәме.
Барыбызны күзләп, карап чыкты.
Танымады ахры ул мине.
Әйтегезче аңа, мин бүлмәдә,
Апа ул соң күрдеме мине?
Карады да барчабызны ныклап,
Борылды да ят апа китте.
Алып китте үзе белән безнең
Аңа карап туган өметне.
Апа! Әнә, тәрәзәгә кара
Берәү уза, әти түгелме?
Лилия Сәлахетдинова

*****
Кызыма

Матур-матур төшләр күрә-күрә,
Бүленмичә, тәмләп йокла, кызым.
Синең өчен әле төннәр кыска,
Гомер шундый озын.
Мин төненә мең мәртәбә торып,
Юрганыңны төзәтермен, кызым, —
Минем өчен инде гомер кыска,
Төннәр шундый озын…
Шәмсия Җихангирова

*****
Бала дип…

Бала дип, баш булып йөрмә балаңа,
Бала дип, яшь диеп йөрмә балаңны.
Яхшылыкка өйрәт аны — онытма
Балаң синнән hәрчак үрнәк алганны.
Безсез белмәс бала караны-акны,
Бездән башка бала булыр көр-шатмы?
Пакъ күңеленә чәч изгелек орлыгын,
Үсеп чыксын — ычкындырма форсатны.
Кулдан килгән кадәр өйрәт балаңны…
Көне җиткәч, кош канаты таладыр —
Берәм-берәм китәрбез без… Бездән соң
Җир язмышы балаларга каладыр.
Әҗинияз Тәҗибаев
Марс Шабаев тәрҗемәсе

*****
Синең өчен, балам

Синең өчен, балам, синең өчен
Ак таңнарның телим атканын,
Сандугачлы таңын, кояшлысын,
Чишмәләрнең чылтырап акканын.
Синең өчен, балам, синең өчен
Тынычлыгын телим җиремнең,
Кагылмасын, берүк, кагылмасын
Шаукымнары кырыс җиленең.
Синең өчен, балам, синең өчен
Хәтфә таулар, яшен үзәннәр,
Былбыл кош моңнары синең өчен
Яшел келәм — яп-яшь үләннәр.
Синең өчен, балам, синең өчен
Яктыртырмын барыр юлыңны,
Йөрәгеңә салам якты нурлар,
Суз әле, суз, балам, кулыңны.
Наилә Әюпова

*****
Балам — Балан
Барам әле урманнарга,
Җыеп кайтырга балан.
Бөтен күңел назларымны,
Тик сиңа бирәм балам.
Эзли торгач барып чыктым,
Өстенә баланлыкның.
Барлык шатлыкларын күреп,
Үс балам,балалыкның.
Уйда балам. Өзәм балан —
Җимеше тәлгәш-тәлгәш.
Чыклы балан тәлгәшеннән,
Керфегемә тамды яшь.
Гөлсем Нәбиуллина

*****
Улыкаем минем

Улыкаем минем, алтыным,
Иң кадерлем, яратканым!
Зәңгәр күзле, аксыл чәчле,
Әниең сыман матурым.
Тугыз гына әле синең,
Туып яшәгән елларың.
Йөрәккәең дә бәләки,
Йомшак кына кулларың.
Син бит минем шатлыгым,
Күпме минем көтеп алган,
Бердән-бер бәхет кошым!
Озакка сине күрмәсәм,
Саташыплар мин бетәм!.
Әгәр миңа каршы килсәң,
Кочагыма шул чак кертәм!
Әгәр кинәт чирләсәң,
Үземә урын мин тапмыйм!
Синең белән төннәр буе,
Үземне бер йоклатмыйм!
Улыкаем минем, алтыным,
Иң кадерлем, яратканым!
Зәңгәр күзле, аксыл чәчле,
Әниең сыман матурым!
Алмаз
http://tatarskiestihi.ru чыганагыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев