Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балачак әдипләре

Алинә Бикмуллина әкияте

Мейн-кун

Тиздән Гөлназның туган көне җитә. Шәмси әлеге бәйрәмгә ике ай алдан әзерләнә башлады – ничек тә кызны шаккатырасы һәм, ниһаять, үзенә каратасы килде. Гөлназның көндәлегендә, бөтен дәфтәрләрендә, хәтта пеналында да – мейн-кун дигән токымлы мәче рәсеме. Димәк... Авыл өчен ят токымнан булган әлеге песине кулга төшерәсе генә калды.

– Нигә инде ул мәнкун?! Әнә, югары оч Сания апаңнарда мәче бик күп, алай кирәк булгач, мен дә сора... – диде әнисе. Әмма Шәмсинең мөлдерәмә тулы күзләрен күреп, күңеле йомшарды. – Әбиең мәчеләрне өнәп бетерми бит, аның белән килешсәң, әтиеңне ничек тә күндерербез, – дип улын юатырга ашыкты.

Шәмси икенче сынауга әзерләнә башлады – әбисен ничек ризалаштырырга, дип көне-төне баш ватты ул. 

– Улым, файдалырак әйбер ал, бөтен җирдә песи йоны булачак... – дип үгетләргә кереште әбисе. 

– Син бәйләгән оекбаш-бияләйләрнең кыллары ашка да төшә әле, – дип сүз көрәштерде Шәмси. – Әби, ә син беләсеңме, хәзер бит үзмәшгульләргә, ягъни синең кебек өйдә бәйләп ятучыларга салым түләргә кирәк? – дип әбисен бөтенләй телсез калдырды онык. Әби үзалдына сөйләнә башлады:

– Ишеткән идем шул телевизордан... Алай дисәң, авылга кадәр кем килеп тикшереп йөрсен?! Кайсы өйдә кемнең нәрсә сатканын ничек белеп бетерсеннәр ди?!

– Соң, алар килерләр, сорарлар, мин бит инде белә торып ялганлый алмыйм... – дип, Шәмси әбисенә сайлау мөмкинлеге калдырмады.

Шуның белән әңгәмә туктады, мәсьәлә хәл ителде. Мейн-кун икенче көнне инде куркуыннан Шәмсиләрнең диван астына поскан иде. Озак та тормастан, мәктәптән бөтен сыйныфташларын песи күрсәтергә алып төште Шәмси. Мәче әле өйдәгеләргә дә ияләшеп бетмәгән иде. Килгән кунакларның кайсының сумкасын чәйнәде, кайсының кулын тырнады, һәм иң начары – бөтен кеше күз алдында зур эшен башкарып куйды. Гөлназның исә йөзен кинәт кызыл бетчә басты.

– Мондый котсыз мәчеләрне гомердә дә күргәнем юк иде, хайван хуҗасына ошый, ди, үзең кебектер инде, – дип тизрәк ишеккә юнәлде ул.

– Гөлназ, мондый мәче авылда гына түгел, районда да юк, телисеңме мин... – дип Шәмси ай буе әзерләгән сүзләрен тезгәндә кыздан җилләр искән иде.

– Син белмисеңме әллә, Гөлназның песиләргә аллергия... – дип эшнең нидә булуын аңлатты Айгөл.

Азат шаркылдап көлде: 

– Хәзер сиңа да аллергиясе башланыр инде!

– Соң аның бөтен дәфтәрләре мейн-кун сурәте белән тулган бит, – дип сөмсере коелды Шәмсинең.

– Минекеләрдә үрмәкүч төшкән, әллә мине үрмәкүч ярата дип уйлыйсыңмы? – диде Рәмис, имән бармагын чигә тирәсендә биетеп.

Гөлназның туган көненә әзерләнгән бүләк планы чынга ашмый калды. Бер айдан Шәмсинең дә туган көне җитте, тик бәйрәм кәефен тагын шул песи бозды. Бүләк сорап маташкач, әти-әнисе: «Әле яңа гына 10 мең сумлык мәче алдык бит!» – дип кырт кисте...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев