Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Герой-шәһәр: Минск

Герой-шәһәр исеме 1974 нче елның 26 нчы июнендә бирелә.

Белоруссия башкаласы Минск Свислочь елгасы буенда урнашкан. Бу шәһәр сугышның беренче көннәреннән үк ут эчендә кала.

Тарих

Гитлер армиясе Минскка 1941 нче елның 26 нчы июнендә бәреп керә. Ике көннән фашистлар шәһәрне басып ала. 

Минск халкы шәһәрне азат итү өчен бөтен көчен куя. Калада яшерен төркемнәр һәм диверсия отрядлары оеша башлый. Алар фашистларга тынгы бирми. Яулап алынган территориядә дошман үзен бер генә көн дә иркен хис итми. Фашистларга каршы яшерен көрәш алып баручылар сугыш кирәк-яракларын һәм складларны юк итә, паровозларны, очкычларны сафтан чыгара, танкларны шартлата. Батырлык күрсәтүчеләр арасында хатын-кызлар да була. Мәсәлән, Елена Мазаник, шәһәрдәге фашистлар администрациясе башлыгы йортына җыештыручы булып урнашып, аның караваты астына мина куя.  

Дошман оккупациясе 1100 көн дәвам итә. 1944 нче елның 3 нче июлендә Белоруссия башкаласы фашистлардан азат ителә. 

Сан 

Сугыш башланганнан алып 1944 нче елның җәенә кадәр Белоруссиядә 2 миллион 200 меңнән артык кеше һәлак була. 380 мең кешене фашистлар Германиягә коллыкка алып китә.  

Һәйкәл

Оккупация елларында фашистларның иң куркыныч концлагерьларыннан берсе Минск читендә Кече Тростенец авылы янында урнашкан була. Бу лагерьда 206 меңнән артык кеше җәзалап үтерелә. Алар истәлегенә 2014 нче елда Минскта «Тростенец» мемориаль комплексы төзелә башлый. 112 гектар мәйдандагы бу комплекс гитлерчыларның сүзләр белән аңлатып булмаслык кансызлыгы турында сөйли.

Минсктагы иң танылган һәйкәл – Җиңү монументы. Ул Бөек Җиңүнең унъеллыгы уңаеннан, 1954 нче елда ачыла. 38 метрлы бу монументның астында боҗра рәвешендә эшләнгән галерея һәм геройлар истәлегенә багышланган мемориаль зал да бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев