Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балалар белән квест үткәрәбез

Бүген квест дигән сүзне белмәгән балалар аздыр. Чөнки аларның ялын кызыклы һәм мавыктыргыч итү максатыннан, бу чара бик еш кулланыла.Quest сүзе «эзләү» дип тәрҗемә ителә. Димәк, бу уенда һәрвакыт нәрс...

Бүген квест дигән сүзне белмәгән балалар аздыр. Чөнки аларның ялын кызыклы һәм мавыктыргыч итү максатыннан, бу чара бик еш кулланыла.



Quest сүзе «эзләү» дип тәрҗемә ителә. Димәк, бу уенда һәрвакыт нәрсәнедер эзләргә кирәк булган бирем яки сорау бирелә. Шуларны үтәп кенә алга барырга һәм финишка җитәргә була.


Квест оештыру өчен ерак бару кирәкми, баланың кызыксынуларын исәпкә алып, һәр әти-әни моны үзе эшли ала. Иң мөһиме – ул бер темага багышланып, бер максатка юнәлтелгән булырга тиеш. Квест сценариенда булырга мөмкин кайбер бирем үрнәкләрен тәкъдим итәбез:


Табышмак


Ул чәчмә формада да, шигъри юллар белән дә була ала. Биремне авырайту өчен, табышмакны арттан алга укырга мөмкин. Җавап табыла икән, алдагы биремгә юл ачыла дигән сүз.


Ребус


Сүзне ребус эченә яшерәбез. Әзер ребус кулланырга да, үзегез яңаны уйлап табарга да була.


Кроссворд


Яшерелгән сүзне табу өчен башка сүзләр бирелә. Аларны балалар сорауга яки табышмакка җавап биреп әйтә. Җаваплар шакмакларга язып барыла һәм баганада яшерен сүз килеп чыга.


Пазл


Сүз язылган битне яки рәсемне катыргыга ябыштырып, берничә кисәккә бүләбез. Алдагы биремгә үтү өчен, уйнаучылар пазлны төзергә тиеш.



Серле хәрефләр


Алфавитның һәр хәрефе берәр билге белән тамгалана. Ул ярдәмлек буларак балаларга бирелә. Алар яшерерлгән сүзне шул тамгалар аша табарга тиеш була.


Аерма тап


Ике рәсем арасындагы аермаларны дуслар белән бергәләшеп табу тагын да күңеллерәк. Нишләп әле аны квестка кертмәскә?


Кайсы артык?


Балаларга берничә сүз яки рәсем бирелә. Алар арасыннан артык булганын табарга кирәк.



Серле хат


Аны укыр өчен, бераз тырышлык кирәк.


1. Шәм яки балавыздан ясалган акбур белән язылган хат. Язу күренсен өчен, аны карандаш белән буярга кирәк.


2. Кире якка, ягъни сулдан уңга язылган хат. Аны укыр өчен көзге кирәк булачак.


Сүз яшерү


Моның өчен ком, ярма, вак токмач салынган савыт кулланырга була. Сүз, кечкенә тартмачыкка салынып, шунда яшерелә. Шулай ук су салынган чиләк тә ярый.


Бу бирем урамда үткәрелгән квест өчен күбрәк туры килә. Сүзне савытка түгел, берәр урынга, мәсәлән, куак төбенә, чирәм арасына яшерергә була.



Викторина


1. Бер яки берничә сорауга җавап биреп, уйнаучыларга яшерен сүз бирелә. Викторинаның сораулары бер темага караган булса яхшырак. Мәсәлән, бер әкияттән төрле җөмләләр була ала, ә балалар аны танырга тиеш.


2. Берничә предмет яки рәсем күрсәтелә. Аларның кайсы мультфильмнан икәнен белергә кирәк.


3. Географик викторина: төрле ил, шәһәрләрне белергә тиеш булалар.


4. Хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында сораулар.


5. Көнкүреш предметлары, техникасы буенча викторина һ.б.


Квест мәктәп укучылары белән үткәрелсә, викторина алар өйрәнә торган кайсы да булса фән белән бәйле була ала.


Лабиринт


Күбрәк табигатьтә уйнау өчен туры килсә дә, өйдә дә эшләргә була. Урамда ул баудан яки ботаклардан ясала ала.


Өйдә балалар өчен махсус тоннель кулланырга яки коридорда стеналар арасына скотч тарттырырга мөмкин.


Квест – баланың туган көнендә үткәрү өчен дә шәп ысул. Кызыгыз яки улыгыз дуслары белән рәхәтләнеп уйнаячак. Чөнки балалар төрле серләр чишәргә, максатка ирешергә һәм көтелгән призны алырга һәрвакыт яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев