Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

"Әти кайтыр эштән..." - Балалар өчен шигырьләр

БөрлегәнГөлшат ЗәйнашеваБөрлегәнем-җиләгем, дипИркәли мине әни.Мин бит әле бик кечкенә,Мин бит әле бик нәни. Зур түгел шул, бик кечкенә,Бөрлегән мин, бөрлегән.Бөрлегән генә булсам да,Бар эшкә дә...

Бөрлегән


Гөлшат Зәйнашева
Бөрлегәнем-җиләгем, дип
Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.
 
Зур түгел шул, бик кечкенә,
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Бар эшкә дә өлгерәм.

 


 

 

Ата каз


Эльмира Шәрифуллина
Күргәнегез бармы сезнең
Ата каз биегәнен,
Нәни бәбиләре чыккач,
Кычкырган, сөенгәнен.
 
Ул кыйгылдап, әнкә казны
Яратып сөйләшкәнен,
Сары йомгак бәбкәләргә
«Гаң-гаң» дип эндәшкәнен.
 
Таң атты дип шатланса да,
Юаш икән бу, димә:
Ата каз булганда берүк
Бәбкә янына килмә.

 

 


 

 

Каз бәбкәләре


Әхмәт Рәшит
Каз бәбиләре — бәбкәләр,
Би-би-би-би-бип, диләр,
Үсәсе килә би-ик, диләр,
Җимне күбрәк сип, диләр,
Син юмарт Ләбиб, диләр,
Кызганмый сип, бип, диләр,
Әтиебез ачуланыр,
Әниебез ачуланыр —
Үзең читкә кит, диләр.

 

 


 

 

Әби белән Нәби


Әхмәт Рәшит
Карлар ера-ера
Әби суга бара.
Авыл коесына
Шактый ерак ара.
 
Йә сөртенеп ала,
Йә төртелеп кала;
Тормыш итүләре
Ялгыз кыен аңа.
 
Аның атлауларын
Күргәч бер көн Нәби,
Чиләкләрен алып,
Әйтте: «Яле, әби,
Җилтерәтеп кенә
Үзем илтеп куйыйм —
Әле көн бик озын,
Көтеп торыр уен».
 
Һәркөн, карлар ерып,
Суга бара Нәби.
«И тәүфыйклы җан», — дип,
Рәхмәт укый әби.

 

 


 

 

 

 

Әти кайтыр эштән


Ямаш Игәнәй
Һәммәсе дә әзер:
Чәй кайнаган күптән,
Мичтә бәлеш пешкән..
Тик әтинең кайтып
Җитәсе бар эштән.
 
Тынлык. Сәгать кенә
Тек-тек килә өйдә.
Барыбыз да көтә:
Әни, мин, кечкенә
Миләүшә бишектә.
 
Кайтып керер әти,
Әниемне үбәр,
Мине күккә чөяр.
Бишегеннән алып,
Миләүшәне сөяр.
 
Идән юганымны,
Су китергәнемне
Әни аңа сөйләр.
И сөенер әти,
Улым уңган, дияр!
 
Сагынып, зарыгып
Барыбыздан битәр
Әтине мин көтәм:
Ул кайтудан да зур
Шатлык бармы икән,
Бу дөньяда бүтән?..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев