Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Балалар өчен табигать турында шигырьләр

Балалар өчен табигать турында шигырьләр

Кемнең кулы барды икән?

Хәкимҗан Халиков


Күпме гөлдән берәү калган,
Анысы да җиргә ауган,
Өстендә чык бөртекләре;
Чыкка түгел, күз яшенә
Чыланган күк керфекләре.
Берәрегез күрмәдеме:
Бакчадагы гөлләремне
Кайсы өзеп алды икән?
Матурлыкка кагылырга
Кемнең кулы барды икән?!
Фото: pixabay.com

 

 



Гөл янында
Әнәс Кари
Чыккан иде Вил
Күңел ачарга,
Ал чәчәкле гөл
Күрде бакчада.
Әй, чәчәкләре
Матур бу гөлнең!..
Кулы берсенә
Сузылды Вилнең.
Яратканын ул
Алды да өзеп,
Тагын үрелде:
Булмый бит түзеп.
Ләкин әйтте гөл:
«Кадерлем, җитәр,
Алай күп өзсәң,
Бар ямем бетәр.
Иртәгә бире
Чыксаң тагын да,
Бер матур чәчәк
Бирермен шунда».
Гөлнең сүзенә
Вил карышмады,
Һәм шуңа гөл дә
Яратты аны.

 

 



Фото: pixabay.com

 

 

Урманда

 

 

Роберт Миңнуллин

 

 

Биредә кошлар, җәнлекләр
Читлеккә ябылмаган.
Урманы да койма белән
Уратып алынмаган.

 

 

Ул куяннар, ул пошилар,
Ул керпеләр, тилгәннәр
Казандагы зоопарктан,
Ахры, качып килгәннәр.

 

 

Алар безне күргәчтен,
Без урманга кергәчтен,
Тизрәк качып китәләр,
Тизрәк очып китәләр.

 

 

Юкса без ул җәнлекләргә,
Кошларга тиябезме?
Алар бит матурлый гына
Әйләнә-тирәбезне.

 

 

Без бит яратабыз гына
Аларны — белдегезме?!
«Курыкмагыз!» — дияр идем,
Белсәләр телебезне.

 

 

Белмиләр шул. Алар шулай
Гел качарга торалар.
Зоопаркка ябарлар, дип
Куркып качадыр алар.

 

 


 

 

Зоопаркта

 

 

Разил Вәлиев

 

 

Бервакытны әтием
Алып барды шәһәргә,
Зоопаркта күрдек без
Бүреләр, төлкеләр дә.

 

 

Читлектәге арслан
Йөрми җәнлек ауларга.
Китә алмый моннан ул
Туган иле — тауларга.

 

 

Лачын салган канатын, —
Сусаган ул иреккә,
Моңсу күзен төбәгән
Биеккә, зәңгәр күккә.

 

 

Маймылга конфет биреп,
Өйгә кайтып киттек тә...
Кызганып йөрим хәзер:
Яшәү читен читлектә.


 

 

 


 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев