Балалар өчен һөнәрләр турында шигырьләр
Алена Галиева шигырьләре, Актаныш районы Үзәк балалар китапханәчесе.
Эшмәкәр
Мин дә, әтием шикелле,
Эшмәкәр булырга уйлыйм.
Шуның өчен һәрвакыт
Гел башым белән уйлыйм.
Математика белән
Бик дус мин тагын үзем.
Эшмәкәрләр шикелле
Үлчәп сөйлим мин сүзем.
Доктор
Зур үскәч кем булырга дип
Әллә ни баш ватмыйм мин.
Доктор булачагымны
Бакчадан ук беләм мин.
Врачлы уйнаган чакта
Халат һәм күзлек киям.
Дәвалаганнан соң да
Шифасы тисен диям.
Курчакка ясыйм укол,
Дусларыма – витамин,
Чырай сытып куйган булам,
Даруның белгәч тәмен.
Машиналарымны бәйлим
Ак бинт белән жгут салып.
Терелегез дип тәртипләп
Шкафка куям алып.
Доктор – иң кирәкле кеше
Авыргач та һәркемгә.
Тазалык – зур байлык диеп,
Саулык телим мин сезгә.
Төзүче
Зур, матур йортлар төзергә –
Үскәч иң зур теләгем.
Бабам куластына керәм
Чыгар диеп кирәгем.
Сыерчыклар кайтуына,
Матур оя ясадык.
Акбайның да ныклы итеп
Йорт-җиһазын ямадык.
Кош-корт сакларга кирәк дип
Хәл иттек утыргыч та,
Эшләгәнгә эш карышмый,
Саплы булды кыргыч та.
“Төзүчем – син, улым!” – диеп
Үсендерде бабам да.
Эшләп ашасаң тәмле дип,
Баштан сыйпый атам да.
Чебешләр дә, куяннар да
Оялы булды тагын.
Төзүче мин, дип елмаям,
Эшлисе килгәч тагын.
Пешекче
Пешекче булам үскәч мин
Тәм-томнар пешерүче.
Тәмле-татлы торт-пирогка
Рәсемнәр төшерүче.
Кунакларны мул табынга
Һәрчак каршы алырмын.
Әнием шикелле уңган
Калач-ипи салырмын.
Басып кискән токмач белән
Шулпа пешәр, пәрәмәч,
Табын түрендә гел булыр
Зур бәлеш, тәмле күмәч.
Пешекченең кулы оста,
Тамагы гел тук аның.
Һәрчак мөлаемдер үзе,
Сыйлы булыр мул табын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев