Балалар сөйләшә... һәм шаккатыра

Безнең гадәти дөнья балалар күзлегеннән караганда бигрәк күңелле инде. Алар һәрвакыт эзләнүдә, уйлауда, күзәтүдә. Шуңа сораулары самими дә, көлке дә. Без — олылар — ничек җавап биреп бетерергә дә белмибез кайчак.
Ә сез бу сорауларга ни дип җавап кайтарыр идегез? Кычкырып көлүдән кала, әлбәттә.

Улым, балачактагы фотосурәтләремне озаклап карап торгач:
— Әни, элек дөнья аклы-каралы гына идемени?
— Әти, сүгенә торган сүзләрне ник уйлап тапканнар соң, әйтергә ярамагач?
— Әти, ә син бала булуыңның соңгы көнеңдә нинди хисләр кичердең? Еладыңмы?
— Әни, малайларны да әни кеше табамы? Ә әти нәрсәгә кирәк соң алайса?
— Әкияттәге кызыл калфаклы кыз кызыл калфагын салгач ни исемле булачак?

— Әни, син миңа кәнфит бирә аласыңмы?
— Алам.
— Алайса нәрсә көтеп утырасың?
— Ник Кыш бабайны беркем күрми кала микән? Видеокамералар тора, капкан да куйдым инде югыйсә...
— Әти, синең машинаңның исеме ничек?
— Шевроле.
— Ә ник Ауди дип кушмадың?

— Әни, маңгаем шешеп чыкты, тотып кара әле. Сизәсеңме, ничек авырта?
— Әни, син мине үзең сөйләшергә өйрәттең, тәпи йөрергә өйрәттең. Ә хәзер ник авызымны ябып тик утырырга кушасың?
— Әни, син картайгач эшеңә миңа йөрергә туры киләчәкме?
— Әни, мин үзем генә кияүгә чыгарга куркамдыр ул. Әйдә син дә минем белән?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.