Бер көлеп алыйк...
Сабантуй мәзәкләре
Әти кеше мәктәптә укучы улының өйгә бирелгән дәресләрен хәзерләп утыра. Ишектә кыңгырау чылтырый. Анда – күрше ире:
– Улыгызның математикадан өй эшләрен эшләдегезме?
– Эшләдек….
– Күчерергә биреп торыгыз әле…
* * *
Балалар бакчасыннан Вәли тырналып кайтып керә.
– Нәрсә булды? – дип сорыйлар аннан.
– Яңа ел кичәсендә кулга-кул тотынышып чыршы тирәли әйләнгән идек. Чыршы зур, балалар аз килгән булып чыкты.
* * *
Вәли мәктәптән өенә кайтып кергәч:
  – Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!
  – Нишләп?
  – Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр.
* * *
  Кечкенә Наил бик начар укый: көн саен я икеле, я өчле генә алыйп кайта.
  Әнисе, улын оялтмакчы булып:
  – Әнә күр әле: Фәнис гел бишлегә генә укый. Фәнистән үрнәк ал! – дип тора икән.
  Беркөн Наил мәктәптән бик шатланып, авызын ерып кайта икән.
  Әнисе, гаҗәпләнеп:
  – И, улым, күреп торам: бүген бишле алдың, шулай бит?
  – Юк, әни, Фәнис икеле алды! – дигән малай.
* * *
Химия дәресе.
  Укытучы: 
  – Мәйсәрә, синең сыекчаң нинди төстә килеп чыкты?
  – Кызыл.
  – Дөрес. Утыр, биш. 
  – Сания, ә синеке? 
  – Алсу төстә.
  – Бик үк дөрес түгел. Утыр, дүрт.
  – Вәли, ә синеке нинди төстә.
  – Кара.
  – Ике. Балалар! Идәнгә капланыгыз!
* * *
Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы:
  – Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем?
  – Кем?
  Укытучы.
  – Каян белдең?
  – Утырыр алдыннан ул урындыкны бик җентекләп өйрәнде.
* * *
Урыс теле дәресе:
– Рустам, телефон звОнит или звонИт?
– Белмим, апа, у меня шалтрата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
 
                                                                                    
                        
                     
                                                 
                                                 
                                                
Нет комментариев