Бергә көлик!

«Сабантуй» мәзәкләре

 

– Әти, син мине ачуланмыйсыңмы?

– Нәрсәгә?

– Мин чәй түктем.

– Пүчтәк! Ачуланмыйм.

– Мин дә шулай уйлыйм да соң... Ә менә синең ноутбук алай уйламый. Дөресрәге, ул хәзер бөтенләй уйламый...

 

***

Укытучым мине «компьютер» дип йөртә. Күп белгәнгә түгел шул... Әгәр миңа 15 минут бер сорау да бирмәсәләр, компьютер кебек йокыга китәм.

 

***

– Компьютерны ничек өйрәнә башларга?

– Иң мөһиме – тычканнан курыкмаска өйрәнергә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: