"Бүген мин Әлифба укыйм, Әби алган Коръәнен..." - Галимҗан Гыйльманов шигырьләре

Әлифба
Бүген мин "Әлифба" укыйм,
Әби алган "Коръән"ен.
Шушы ике китап җыйган
Бу дөньяның бар ямен.
Гади китап кына түгел,
"Әлифба" ул бер генә!
Аның һәрбер хәрефеннән
Иман нуры бөркелә.
Белемгә ачкыч кебек ул,
Киләчәккә юл кебек.
Иркәләп үзенә ала,
Әнкәй сузган кул кебек...
Әткәм биргән киңәш анда,
Бабамнарның акылы.
"Әлифба"ның һәрбер сүзе
Дога кебек укыла...
Шушы китапка җыелган
Күңелемнең бар гаме.
Белдем, белдем! "Әлифба" ул -
Туган телнең Коръәне!

Бүген мин "Әлифба" укыйм,
Әби алган "Коръән"ен.
Шушы ике китап җыйган
Бу дөньяның бар ямен.
Гади китап кына түгел,
"Әлифба" ул бер генә!
Аның һәрбер хәрефеннән
Иман нуры бөркелә.
Белемгә ачкыч кебек ул,
Киләчәккә юл кебек.
Иркәләп үзенә ала,
Әнкәй сузган кул кебек...
Әткәм биргән киңәш анда,
Бабамнарның акылы.
"Әлифба"ның һәрбер сүзе
Дога кебек укыла...
Шушы китапка җыелган
Күңелемнең бар гаме.
Белдем, белдем! "Әлифба" ул -
Туган телнең Коръәне!


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.