"Бүтән алай эшләмим..." Леонид КАМИНСКИЙ /хикәя/


- Әә-ә, синме бу, Брюквин? Кер, әйдә, кер, күптән көтәм. Күрәсеңме, нинди хөрмәт сиңа: мәктәп директоры үзе, бөтен эшен ташлап, синең белән сөйләшеп утырырга җыена!
- Мин бүтән алай эшләмим...
- Әә-ә, эшнең нидә икәнен сиздеңмени? Ни турыда сөйләшәчәгебезне беләсең, алайса?
- Бүтән алай эшләмим...
- Бер әйттең бит инде! Менә, бу кәгазьдә синең маҗараларың хакында язылган. Тоташ бер исемлек! Укысаң, хәйран калырсың! әкият герое дип уйларсың!
- Бүтән алай...
- 1 апрель көнен алыйк. Ул көнне мәктәптә булмагансың. Дөресрәге, моны укытучылар гына шулай уйлаган. Чынлыкта, көне буе парта астында утыргансың. җитмәсә, моны “1 апрель шаяруы” дип атагансың...
- Бүтән...
- 4 апрель көнне физкультура дәресендә Аняның портфелен баскетбол кәрзиненә ыргыткансың, ул Петухов башына килеп төшкән!
- Бүтән...
- 6сы көнне тарих дәресендә шаккатыргыч ачыш ясагансың: декабристларны алар барысы да декабрь аенда туган өчен шулай атаганнар икән бит!
- Бүтән...
- 11ендә тәнәфес вакытында иптәшләреңә каратэ алымы күрсәткәндә укытучылар бүлмәсенә очып килеп төшкәнсең...
- Бүтән...
- 12сендә химия кабинетына кереп, көндәлегеңне азот кислотасында эретмәкче булгансың, ярый әле, җайлы савыт таба алмагансың...
- Бүтән...
- Ә кичә әдәбият дәресендә берьюлы ике “ике”ле алгансың: берсе – әйтеп торган өчен, икенчесе – ялгыш әйтеп торган өчен: янәсе, Муму кушаматлы сыер, хуҗасының әшәкелегеннән туеп, суга ташланган... Нишләргә инде синең белән, Брюквин?! Теләсәң, яхшы укый аласың бит син! Менә, узган айда математикадан “биш”ле алгансың!
- Мин бүтән алай эшләмим...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Иң зирәкләр - Азнакайда һәм Сабада КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Шаурма Тәмле булсын!
-
5 тоннадан артык катыргы һәм кәгазь җыелган #Мәктәпяңалыклары