"Дуслык турында" әкият /Илдар НӘФИЕВ/
Фото: pixabay.comБервакыт чучка баласы Мырык Сарбай дусты янына кунакка барырга җыенган. Юлда аның каршысына соры бүре килеп чыккан.– Әй, симезбикә, кая китеп барасың? – дип сораган ул, тәмләп сагыз...
Фото: pixabay.com
Бервакыт чучка баласы Мырык Сарбай дусты янына кунакка барырга җыенган. Юлда аның каршысына соры бүре килеп чыккан.
– Әй, симезбикә, кая китеп барасың? – дип сораган ул, тәмләп сагыз чәйни-чәйни.
– Дустымның туган көненә... – дигән Мырык, тотлыга-тотлыга.
– Туган көн шәп нәрсә инде ул, анда төрле тәмнүшкәләр була торгандыр, – дигән бүре, ялана-ялана.
Аннары ул Мырыкның кәрзинен күреп алган.
– Нәрсә бар анда синең? – дип сораган.
– Татлы сумсалар, дустым бик ярата аларны...
– Нәкъ минем кебек икән! – дип, ямьсез тешләрен ыржайтып көлгән бүре. – Мин дә ашарга яратам! – дигән дә, Мырыкка ташланган.
– А-а-а! Коткарыгыз! – дип чинаган дуңгыз баласы, һәм, бүре тырнакларыннан ничек кирәк шулай ычкынып, кычкыра-кычкыра чабып киткән.
Аның тавышын Сарбай ишетеп алган да, дустына ярдәмгә ашыккан. Бәләкәй генә булса да, чын этләр кебек тешләшә белә икән ул. Бүренең койрыгына чытырдап ябышкан да, аны уңга-сулга айкый башлаган.
– Ах, син, әнчек, күрсәтәм мин сиңа хәзер! – дип үкергән бүре, аның ягына таба ыргылып.
Шулчак Мырык атылып килгән дә, бүренең ачык авызына сумса тутырылган кәрзинен китереп тыккан.
– Мә, аша, безгә генә тимә!
– Фу, тәмсез! – дип ырылдаган да бүре, алгы тәпиләре белән Мырыкны эләктереп тә алган. – Ә менә син тәмле!
Ул арада агачлар арасыннан аю-милиционер килеп чыккан. Тәртипсез бүренең аякларын бәйләп, зоопаркка алып киткән. “Менә шушы читлектә утыр, без сине тәрбияләячәкбез!” – дип янаган.
– Рәхмәт сиңа, Сарбай, – дигән Мырык, бераз тынычлангач.
– Мин сине туган көнең белән котлыйм. Тик менә бүләгем генә юк, аны бүре ашады...
– Борчылма, син үзең бүләк, – дигән Сарбай, аны үзенә кунакка алып китеп, сөтле чәй белән сыйлаган.
Инде төн җиткән булган, күктә йолдызлар кабынган.
– Беләсеңме нәрсә, – дигән Мырык, бераз уйланып утыргач.
– Әйдә, ә-әнә теге йолдызга синең исемне кушабыз, батырлыгың өчен сиңа йолдыз тиешле!
– Рәхмәт! Тик аның ялгызына гына күңелсез булыр, әйдә, янәшәсендәген синең исем белән атыйбыз! – дигән Сарбай.
Алар күңелле итеп көлешкәннәр, матур җырлар җырлаганнар, аннары, йомшак чирәм өстенә җайлап утырып, төнге күккә караганнар. Ә анда Мырык һәм Сарбай исемле ике якты йолдыз, җемелдәшеп, аларга күз кыса икән...
Илдар НӘФИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев