Җил
Җил – һава агымының хәрәкәте. Җир шарында җылы һава өскә күтәрелә, ә салкын һава аста кала. Шулай итеп, һава бер урыннан икенче урынга күчә. Шуннан җил барлыкка килә.
Җил булмаса, яңгыр да, кар да гел бер урында гына явар иде. Ләкин җил бик көчле булса, ул әйләнә-тирәгә зыян сала. Агачларны сындыра, игеннәрне аудара, өй түбәләрен кубарып алып китә. Сак бул: шторм кисәтүе турында ишетсәң, өйдән чыкмавың хәерлерәк.
Сүз эчендә энҗе бар!
• Җил күрсәткеч – флюгер, җилнең юнәлешен билгели торган җайланма.
• Җил тегермәне – җил көче ярдәмендә ашлыктан он тарттыра торган корылма.
• Җилкуар – эшсез йөрүче, вакытын бушка уздыручы кеше.
• Җил чәчәге – йогышлы авыру исеме.
• Җилгә очу – юкка чыгу, әрәм булу.
Нинди җилләр була?
Саба җиле – иртәнге җиләс, йомшак җил.
Котып җиле – төньяктан искән җил. Ул салкын була, урамга юка кием киеп чыксаң, бик өшетә.
Төшлек җиле – көньяктан искән җил. Гадәттә, ул җылы була.
Ә син тагын нинди җилләр беләсең?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев