Җәнлекләр турында табышмаклар
***Җәен соры, кышын ак,Аңа шулай яхшырак. (Куян)***Алгы тәпие кыска,Чабарга ул бик оста.Сары тунын сала да,Ак тунын кия кышка. (Куян)***Кишер белән кәбестәнеУл бик нык ярата,Озын колагын тырпайтыпСике...
***
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Куян)
***
Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста.
Сары тунын сала да,
Ак тунын кия кышка. (Куян)
***
Кишер белән кәбестәне
Ул бик нык ярата,
Озын колагын тырпайтып
Сикереп урманга кача. (Куян)
***
Бер нәрсә тегә белми,
Энәләр тагып йөри. (Керпе)
***
Энәсе бар, ә тегә алмый. (Керпе)
***
Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста. (Аю)
***
Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)
***
Кош түгел – оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)
***
Сорыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Бозаулар эзли. (Бүре)
Теги: ТАБЫШМАК
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев